ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2014 ел
дүшәмбе
Мәгариф учреждениеләрендә кадрлар үзгәреше дәвам итә. Узган атнада февраль аеннан бирле җитәкчесез яшәгән Якушкино урта мәктәбенә яңа директор сайланды. Ул Ранас Нуруллович Нотфуллин. Мәгариф системасында Ранас Нуруллович, Түбән Нурлат һәм шәһәрнең 9нчы урта мәктәпләренең директоры буларак таныш.
Бүген, 4 августта, Нурлат муниципаль районы башлыгы урынбасары Флюра Ногманова  үткәргән гомумшәһәр планеркасында күпфункцияле үзәк эше һәм районда экологик эшчәнлек мәсьәләләре каралды. 
29 июльдә районыбызның Әхмәт авылында туган якташыбыз, шагыйрь, рәссам Гакыйль Сәгыйровның вафатына 5 ел булды. 
 Чистовка поселогыннан чыккан кешеләрнең күңел түрендә сакланган бу хыялы тормышка ашты – 26 июльдә әлеге торак пункт урнашкан урында якташлар очрашуы үтте. Хәзер бу авыл районыбыз картасында юк инде. Биредә кайчандыр җиләк-җимеш бакчалары һәм тормыш кайнап торган йортлар булуы турында бары тик авыл юлы читендә әле дә үсеп утыручы алмагачлар гына сөйли.
Традиция буенча, августның беренче якшәмбесендә корыч юллар хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. 

1
август, 2014 ел
җомга
7 майдан 26 июньгә кадәр шәфкать туташлары арасында “Бездә тартмыйлар!” дип аталган республика плакатлар һәм компьютер дизайны конкурсы үтте. 
Авыл көне кысаларында гәйтәнлеләр билгеләп үткән бәйрәм чарасы “Кешеләргә һәм җиргә мәхәббәт белән” дип аталды. 

Бүген, 1 августта, “Татнефтепром-Зүзәйнефть” ААҖ генераль директоры Шамил Яһудин быел Мамык мәктәбенә беренче сыйныфка укырга барачак 12 балага “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе кысаларында мәктәп кирәк- яраклары белән тулы портфельләр һәм спорт киемнәре бүләк итте һәм җылы теләкләрен җиткерде. 
“Шатлык” балалар бакчасы экологик чиста ишегалды булдыру буенча үз тәҗрибәсе белән уртаклаша ала. Бер еллап элек ачылган бакчада территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә әле. 

31
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
30 июльдә округ сайлау комиссиясендә теркәү өчен документлар кабул итү төгәлләнде.  40нчы бермандатлы Нурлат сайлау округы буенча партияләрдән 4 кандидат күрсәтелгән, 1 кандидат үзен үзе тәкъдим иткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International