Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Нурлат делегациясе якташыбыз Гакыйль Сәгыйровны искә алу чараларында катнашты
2014 елның 4 августы, дүшәмбе
29 июльдә районыбызның Әхмәт авылында туган якташыбыз, шагыйрь, рәссам Гакыйль Сәгыйровның вафатына 5 ел булды. Шул уңайдан шимбә көнне Самара өлкәсенең Иске Җүрәй авылында шагыйрьне искә алу чаралары үтте. Бу авылда шагыйрь әнисе Хәбибҗамал апа белән гомеренең зур өлешен уздырган, биредә аларның иске йорты саклана, шагыйрь үзе дә монда җирләнгән. Шуңа да шагыйрьнең Самара, Ульян өлкәләрендә һәм Татарстанның Нурлат районы һәм шәһәрендә яшәүче, аның иҗатын олылаучы дуслары янә Иске Җүрәйдә җыелдылар. Чаралар Гакыйль Сәгыйровның каберен зыярәт кылу белән башланып китте, Самара шәһәренең “Болгар мирасы” мәчете имамы Расих Вакказов җитәкчелегендә шагыйрь рухына догалар укудан багышланды. Нурлат делегациясе әгъзалары район һәм шәһәр башлыгы Равил Кузюров, бөтен нурлатлылар исеменнән сәламнәр җиткереп, шагыйрьнең каберенә чәчәкләр куйдылар. Ә аннан соң авыл клубында үткән кичәдә хатирәләр яңарттылар, шагыйрьнең нурлатлылар өчен зур горурлык булып, аның халык күңелендә яшәвен әйттеләр. Шагыйрь берара белем алган Биккол авылында аның музее булдырылуын да Иске Җүрәй халкы алкышлар белән кабул итте. Тик менә Гакыйль Сәгыйровның Иске Җүрәйдә йорт-музеен ачу әле һаман да чынга ашмаган хыял булып кала бирә. Чарада күтәрелгән төп тема да шул булды, чыгыш ясаучы һәркем шагыйрьнең мирасын югалтмыйсы иде, дигән теләк белдерде. Авыл җирлеге башлыгы Равил Миннебаев әйтүенчә, Кошки районында бу хакта сүз бара, бүгенге көндә йортны рәсмиләштерү эшләре төгәлләнгән, алга таба аны тарихи экскурсион маршрутка кертергә дигән ниятләр дә бар икән. Һәрхәлдә, быел шагыйрьнең инде ташландык хәлгә килеп бара торган йортының нигезен ремонтлап калдырырга планлаштыралар. Чарада катнашучы һәркем музей-йорт ясауга үзеннән өлеш кертергә тырышачагын әйтте, моның өчен иганәчеләрнең дә ярдәме артык булмас иде, дигән теләкләрен җиткерүчеләр дә булды. Батырлык һәм каһарманлык үрнәге булып яши алган Гакыйль Сәгыйровның тормышы һәм иҗаты әле ничәмә-ничә буынга үрнәк һәм гыйбрәт бирерлек бит.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
апрель, 2026 ел
Нурлат гимназиясендә Җиңү көненә багышланган «Илнең Җиңү җырлары» дип исемләнгән патриотик чара узды
Бөек Җиңүнең 81 еллыгын билгеләп үтәр алдыннан М.Е. Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясендә «Илнең Җиңү җырлары» дип аталган патриотик чара булды. Анда өлкән сыйныф укучылары катнашты, чара «Пушкин картасы» программасы буенча узды
Нурлатның 1нче мәктәбенең 8» А «сыйныфы укучылары «Тату сыйныф серләре» республика конкурсында җиңү яулады
Ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» республика конкурсына йомгак ясалды
Электрон янчыктан акча югалган очракта нишләргә: Нурлат экспертлары киңәшләре
«Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге (Татарстан)» ФБУЗның Нурлат филиалы электрон янчыктан акча югалган очракта нишләргә кирәклеге турында сөйли
20 апрельдә Татарстанда көчле яңгыр һәм томан көтелә
2026 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз