Нурлат шәфкать туташлары рәсем дә ясый белә

2014 елның 1 августы, җомга
7 майдан 26 июньгә кадәр шәфкать туташлары арасында “Бездә тартмыйлар!” дип аталган республика плакатлар һәм компьютер дизайны конкурсы үтте. Нурлат үзәк хастаханәсендә үткән район этабында педиатрия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Вера Имукова – I,  хирургия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Лилия Хәйретдинова – II, физиотерапия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Марина Васильева III урынга лаек булганнар иде. Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Вера Имукованы Республика медицина профилактикасы үзәге грамотасы белән бүләкләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International