Балалар бакчасында авыл өе

2014 елның 1 августы, җомга
“Шатлык” балалар бакчасы экологик чиста ишегалды булдыру буенча үз тәҗрибәсе белән уртаклаша ала. Бер еллап элек ачылган бакчада территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә әле. Агачлар утыртканнар, кечкенә генә бакчаларын тәртипләгәннәр, әмма территориянең күпчелек өлеше моңа кадәр буш торган, һәм җитәкчелек экологик акциягә үз өлешләрен кертергә булган – ишегалларын кул астындагы материаллар белән төзекләндергәннәр. Эшләр май аенда башланган. Бу процесска бөтен хезмәт коллективы кушылган, ишегалдын җыештыручы Валентин Таймуллин да хәленнән килгәнчә ярдәм иткән, әкияти почмакны ул гамәлгә ашырган дияргә мөмкин: детальләр кискән, тиешле материалын тапкан. Берни дә тиктомалдан гына тумаган, монда һәр нәрсәнең үз мәгънәсе бар. Мисал өчен, территориядә Мадагаскар мультфильмы геройларын чагылдырган почмак, авыл, умартачылык күренешләре, альп таучыклары, әби белән бабай бар – болар барысы да күпьеллык педагогик стажлы мөдир Миләүшә Җамалетдинованың идеяләре. Ә коесы, төрле мал-хайваннары булган авыл йорты балалар бакчасының горурлыгы булып тора, аны тулысынча Валентин Ильич ясаган.
– Без үзебездә шундый тырыш, безнең инициативаларыбызны хуплаучы кеше эшләвенә бик шатбыз, – ди мөдир.
Ниһаять, озакка сузылган четерекле эш төгәлләнгән. Хайваннар янәшәсендә кечерәк кенә бассейн барлыкка килгән, булган чәчәклекләргә яңалары өстәлгән. Чәчәкләр белән бизәү – хатын-кызларның тырыш хезмәте. Алар чәчәкләрдән Татарстан символикасы – герб һәм әләм ясаганнар, үрмә гөлләрдән татар милли бизәкләре тудырганнар. Чәчәк үсентеләре белән исә бирегә йөрүче балаларның әти-әниләре дә
булышкан.
– Мондый почмаклыклар гүзәллек кенә кертеп калмый, ә файда да китерә бит: алар мисалында балаларга ничек итеп үз кулларың белән матурлык тудырырга булуын аңлатырга мөмкин, саф һавада биредә йөрү дә алар өчен кызыклы, – ди Миләүшә Рәхимҗановна.
Шунысын да әйтик, шул көннәрдә биредә косметик ремонтны да төгәлләгәннәр: бакча яңа булса да, бераз төзәтенү комачауламый. Монда да асылда үз көчләренә таянып эшләгәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International