Нурлатта “ТНП-Зүзәйнефть” җәмгыяте 20 укучыны мәктәпкә җыендырды

2014 елның 1 августы, җомга
Бүген, 1 августта, “Татнефтепром-Зүзәйнефть” ААҖ генераль директоры Шамил Яһудин быел Мамык мәктәбенә беренче сыйныфка укырга барачак 12 балага “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе кысаларында мәктәп кирәк- яраклары белән тулы портфельләр һәм спорт киемнәре бүләк итте һәм җылы теләкләрен җиткерде. Быел Мамык мәктәбенә Мамык һәм Сәләнгеш авылларыннан  1нче сыйныфка 15 бала бара, шуларның 12се – аз тәэмин ителешле, тулы булмаган һәм опекага бала алган гаиләләрдән. Шуңа да балаларның әти-әниләре әлеге ярдәмне аеруча шатланып һәм рәхмәтләр белән кабул иттеләр. Гомумән, предприятиенең әлеге акциядә катнашып, балаларга ярдәм күрсәтүе традицион. Быел әле башка мәктәпләргә барачак тагын 8 укучыга да шундый ук бүләкләр әзерләнгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International