Бер көнгә үткәннәргә кайтып килү

2014 елның 4 августы, дүшәмбе
Бер көнгә үткәннәргә кайтып килү. Чистовка поселогыннан чыккан кешеләрнең күңел түрендә сакланган бу хыялы тормышка ашты – 26 июльдә  әлеге торак пункт урнашкан урында якташлар очрашуы үтте. Хәзер бу авыл районыбыз картасында юк инде. Биредә кайчандыр җиләк-җимеш бакчалары һәм тормыш кайнап торган йортлар булуы турында бары тик авыл юлы читендә әле дә үсеп утыручы алмагачлар гына
сөйли. Ә хәзер моннан узып йөрүче юлчыларга бу хакта очрашу алдыннан гына урнаштырылган стела хәтерләтеп торачак. Анда ике генә дата: 1919-2004. Күпләр эчтән генә “әллә ялгышканнармы” дияр, 2014нче ел бара бит инде. Әмма, юк. Нәкъ менә 2004нче елда, моннан 10 ел элек, поселокның соңгы кешесе киткән. Илебезнең төрле якларыннан җыелган якташларның очрашу шатлыгын Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет әгъзасы Анатолий Самаренкин, “Казан май комбинаты” предприятиесенең директорлар Советы рәисе Дмитрий Самаренкин, “ТНП-Зүзәйнефть” генераль директоры Шамил Яһудин һәм башкалар килгән иде. Алар халык белән бергәләшеп хатирәләргә бирелделәр һәм мондый очрашулар ешрак узсын иде, дигән теләк белдерделәр. Соңгы тапкыр коминтернлылар зур гаилә булып 2003нче елда очрашкан булганнар.
- Безне бирегә үткәннәрне сагыну җыйды, - дип билгеләп үтте поселокта туыпүскән Зоя Самаренкина һәм үзенең кече ватанының балалар һәм оныклар кайтып урнашып, яңадан торгызыласына өметен югалтмавын әйтте. Әлеге очрашуны оештыруга үз өлешләрен керткән улы Дмитрий белән иптәше Анатолий да аны хуплауларын белдерделәр. Баксаң, бу хакта сүз әле бер ел элек үк кузгатылган булган икән. Владимир Кашкаровның моннан алдарак дөнья күргән “Хатирәләр һәм фикерләр” дип аталган китабы бу карарны ныгыткан гына. Аркадий Клементьев коминтернлыларга бүләк иткән стела да үз сәгатен 30 ел көткән. Район башлыгы Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, ул кайчандыр юкка чыккан авылларны торгызуның матур билгесе булып торачак. Богдашкинода яшәүче Владимир Кузьмин торгызырга җыенган Патен коесы да шундый билге булырдыр, мөгаен. Әмма боларның барысы да алда әле. Әлегә коминтернлылар очрашуга ихлас күңелдән шатландылар. Зур гаиләләр булып алар үз йортлары урыннарын, урамнарын карап әйләнделәр. Ә ориентир булып Чистовканың карта-схемасы хезмәт итте. Биредә һәркем үзенең балачагы, яшьлеге почмакларын эзләде. Хәзер Чистай шәһәрендә яшәүче Владимир Романов зур горурлык белән туган урыны Чистовка дип язылган паспортын күрсәтте.
- Улым, мин менә шунда туып-үстем. Мин, кызым, биредә әби-бабам янында каникулларны үткәрә идем... – Чистовкадан чыгучылар әнә шулай зур әрнү белән балаларын үз тормышларының югалган бер кисәге белән таныштырдылар. Ә күзләрендә өмет уты кабынды: мондый очрашулар даими үткәрелеп торса, вакытлар һәм буыннар бәйләнеше дә югалмас иде, мөгаен.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International