ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2014 ел
җомга
Бүген, 15 августта Байлар Сабасы эшчеләр поселогында ТР Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында уза торган мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә район башлыгы Равиль Кузюров җитәкчелегендәге Нурлат делегациясе дә катнаша. 

14
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген, 14 августта Нурлат  районы делегациясе Сабада Республика педагогларының август киңәшмәсе кысаларында узучы секция эшендә катнашты.
Бүген, 14 августта “Нурлат сөте” җәмгыяте базасында үткән район авыл хуҗалыгы семинарында сүз   көзге чәчүгә керешү, җир эшкәртү һәм терлекчелек биналарын кышка әзерләү турында барды. Семинарга  район башлыгы Равил Кузюров җитәкчелек итте. 
Шул көннәрдә Гәйтән җирлегендә яшәп, күп итеп терлек асраучы  4 гаилә  район җитәкчелегеннән бүләккә саву аппаратлары алды. Саву аппаратлары  шәхси  хуҗалыкта бик зур ярдәм булачак, диләр бүләк алучылар.   
   

Бу якшәмбедә Кәкре Атау авылында Авыл көне гөрләп үткән. Авыл паркында үткән бәйрәмгә Кәкре Атау халкы гына түгел, тирә-күрше авыллардан да халык килгән. Кичке якта башланып киткән чарада халык төн уртасына кадәр җырлап- биеп күңел ачкан.
Шул көннәрдә Гәйтән авыл җирлегендә моңа кадәр авыл җирлекләре арасында үткәрелгән республика конкурсында җиңеп алган 1 миллион Грант хисабына кайтарылган “МТЗ-80” тракторын зур сөенеч белән каршы алдылар. 


13
август, 2014 ел
чәршәмбе
Атна башыннан Киекле урта мәктәбендә яңа җитәкче.
Чәршәмбе, 13 августта “Дуслык” район газетасында ТР Дәүсоветына депутатлар сайлау буенча сайлау алды агитация материалларын бастыру өчен түләүсез һәм түләүле басма мәйданнар бүлү буенча жирәбә узды. 
Бүген, 13 августта район башлыгы Равил Кузюров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин озатуында, “Нурлат сөте” җәмгыятендә уракның барышын карап чыкты.

Бүген, 13 августта район башлыгы Равил Кузюров “Промочистка” ОООсының чистарту корылмалары комплексында булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International