Нурлат аграрийлары көзге чәчү, җир эшкәртү һәм терлекчелек турында киңәштеләр

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе
Бүген, 14 августта “Нурлат сөте” җәмгыяте базасында үткән район авыл хуҗалыгы семинарында сүз   көзге чәчүгә керешү, җир эшкәртү һәм терлекчелек биналарын кышка әзерләү турында барды. Семинарга  район башлыгы Равил Кузюров җитәкчелек итте. 
Районда төп игътибар уракка юнәлтелсә дә,  бу темалар да бүгенге көн өчен мөһим һәм актуаль. Район буенча быел 19000 гектарда көзге чәчү үткәрү планлаштырыла. Уҗым культураларына игътибар җитди булачак, чөнки менә инде ничә ел рәттән нәкъ менә көздән чәчелгән игеннәр үзләрен ышанычлы күрсәтте.  Әнә, быел “Нурлат сөте”ндә уҗым арышының һәр гектарыннан уртача 42, 2, “Сөләйманов Ә.И” КФХсында 41 центнердан артыграк ашлык җыя алганнар. Район буенча уҗым бодаеның уртача уңышы 28, 2 центнер булса, сабан бодаеныкы нибары 15,8 центнер тәшкил итә. 
- Менә инде икенче ел рәттән безне уҗым бодае коткарып килә, - дип бу эшкә җитди карарга кирәклеге турында кат-кат искәртте районың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин да. Ул бу эшкә бүгеннән керешеп, аны 5 сентябрьгә төгәлләү бурычы куйды.
 Көзге чәчүне вакытында төгәлләү өчен исә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Идарә белгечләре әйтүенчә, чәчүгә чыгачак техника әзер, орлыклар җитәрлек күләмдә әзерләнгән. “Сөләйманов Ә.И” КФХсы һәм “ВЗП-Билярск” хуҗалыкларында чәчүгә  чәршәмбе көнне керешкәннәр дә инде. “Нурлат сөте” хуҗалыгында  бу эшне шул көнне үк башлап җибәрделәр. Хуҗалык җитәкчесе Вәзир Сәгыйров әйтүенчә, “Нурлат сөте”ндә  көзге культуралар 3000 гектарда чәчеләчәк, һәр бүлекчәдә техникалары да, орлыклары да җитәрлек. Семинарда шулай ук җир эшкәртүне тизләтү бурычы да куелды. Район буенча бу эш 60 мең гектардан артыграк мәйданда үткәрелергә  тиеш, кичәге көнгә ул бары 13 процентта гына башкарылган әле. Шуңа да эшне ике сменада оештыру да комачауламас дигән тәкъдим дә булды.  
- Бар эшне дә вакытында, барлык таләпләрне истә тотып башкарырга, кирәк булганда ярдәм сорарга, - дигән конкрет бурычлар куйды район башлыгы Равил Кузюров семинарның басудагы өлешен йомгаклап. 
Семинар шул ук хуҗалыкның Иске Чаллы бүлекчәсе терлекчелек фермаларын карау белән дәвам  итте. Урта Чаллыдагы фермаларда агымдагы ремонт эшләре төгәлләнгән, аларның тирә-ягы тәртипкә китерелгән, утарларда саламнар җитәрлек итеп әзерләнгән,  республика программасы буенча 800 метрлы керү юлы ясау да төгәлләнеп килә. 
- Бу фермаларга инде бүгеннән терлекләр кертергә була, - дип нәтиҗә ясады район башлыгы һәм башка хуҗалыкларны да Урта Чаллылардан үрнәк алып эшләргә чакырды.  Хуҗалыкның баш зоотехнигы Фәнил Минһаҗев әйтүенчә, 4 бүлекчәдә барлыгы  35 терлекчелек бинасы әзерләнә, аларның  әзерлеге 90 процент тәшкил итә. быел Иске Чаллыда бер дуңгыз фермасын бозаулар, Мамыкта тагын бер шундый ферманы таналар өчен үзгәртеп корганнар икән, кышын бу биналарга да терлекләр кертергә мөмкин булачак. 
Семинард(а фермаларны  25 августка әзерләп бетерү, инде 5 сентябрьдән терлекләрне җәйләүләрдән күчерә башлау бурычы куелды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International