Нурлат делегациясе республиканың төп Педсоветында катнаша

2014 елның 15 августы, җомга
Бүген, 15 августта Байлар Сабасы эшчеләр поселогында ТР Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында уза торган мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә район башлыгы Равиль Кузюров җитәкчелегендәге Нурлат делегациясе дә катнаша. “Татарстан: инновацион тобәк мәгарифе” дип аталган темага узучы киңәшмәнең пленар утырышында район башкарма комитетының мәгариф идарәсе начальнигы Линар Маняпов, начальникның уку-укыту эшләре буенча урынбасары Гөлфия Ризатдинова, шәһәрнең 2нче урта мәктәбе директоры Рита Хисамова һәм “Башаккай” балалар бакчасы мөдире Анна Рассихина да бар. Киңәшмәнең пленар утырышының турыдан – туры видео трансляциясен кндезге сәгать 12дә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайт ында http://veratiz.ru:88/player/ карарга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International