Мәгариф системасы үсеше нурлатлыларга да кагыла

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе
Бүген, 14 августта Нурлат  районы делегациясе Сабада Республика педагогларының август киңәшмәсе кысаларында узучы секция эшендә катнашты.  Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләр буенча урынбасары Рәмзия Сингатуллина, район мәгариф идарәсе начальнигы Линар Маняпов  мәгариф системасында муниципаль һәм төбәк рейтингы, педагогларның һөнәри үсеш мәсьәләләре дигән темаларга дискуссияләрдә катнаштылар. Республика август киңәшмәсенең 14 августта узган төп сөйләшүе 2020 елга кадәрге мәгариф үсеше програмасы хакында иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International