ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2014 ел
сишәмбе
20 августта Болгар тарихи-археологик комплексының ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасы исемлегенә кертелүе уңаеннан, Болгарда мемориаль такта һәм ЮНЕСКО билгеләрен куюга багышланган тантаналы чара була. Анда генераль директор Ирина Боковая җитәкчелегендә ЮНЕСКО делегациясе катнашуы да көтелә. Әлбәттә, бәйрәмдә республика  районнары һәм шәһәрләреннән дә  кунаклар чакырыла. Бу көннәрдә безнең районнан да тантанада катнашачак кешеләрнең исемнәре барлана. Нурлат районыннан анда район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин җитәкчелегендә 60 кешелек делегация барачак.

11
август, 2014 ел
дүшәмбе
Бүгенге көнгә районда 22268 гектарда урып-җыю эшләре төгәлләнгән, бу барлык мәйданнарның 54 проценты. “ИРС”та барлык мәйданнарның 74, “Южная” да 64, “Сөләйманов Ә.И” дә 62, “Тулпар-Агро”да 57, “Агро-Развитие”дә 56 процентында урак тәмамланган. Район буенча 55, 2 мең тонна иген җыеп алынган, уртача уңыш 25, 3 центнер тәшкил итә. 
 Якшәмбе бер көн эчендә барлыгы 1576 гектарда урып-җыю үткәрелгән. Бу көнне “Сөләйманов Ә.И” хуҗалыгында 441, “Южная”да 388, “Агро-Развитие”дә 300 гектарда иген суктырырга өлгергәннәр. 

Дүшәмбе көнне “Эссен”да медхезмәткәрләр бригадасы чираттагы акцияләрен үткәрде. 

Дүшәмбедән район башкарма комитетының мәдәни үсеш бүлеге белгечләре Тимерлек юнәлешенә авыл мәдәният йортлары һәм клубларына чыкты.
Колбай Морасага авыл эчендә юл, мәктәпне ремонтлау, аларга һәм Әмзә халкына Нурлаттан рейс автобусы йөрүе кирәк; соңгыларын һәм Иске Әлмәт авыл җирлегендә яшәүчеләрне мәктәп язмышы борчый, авыл җирлегендә даруханә булмау уңайсызлык тудыра; Чулпан яшьләре спортзал җиһазлауда ярдәм сорый, ә мәктәп укытучылары капиталь ремонттан соң җиһазларны да яңартмакчы. Кичә, 10 августта 4 авыл җирлегендә үткән Халык җыеннарында әнә шундый көнүзәк мәсьәләләр күтәрелде. 
Агымдагы елның 1 августыннан Роспотребназорның Әлки, Аксубай һәм Нурлат районнарына хезмәт күрсәткән ТР идарәсенең Нурлат районындагы территориаль бүлеге оптимальләштерелде. 
Кичә, 10 августта Нурлатта физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр.


9
август, 2014 ел
шимбә
Якшәмбе көнне Нурлат районында халык җыеннары башлана.
Бүген, 9 августта Нурлатта ТРның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов булып китте. Министр визитының төп максаты шәһәрдә яңа төзелгән спорт мәйданчыкларын ачу иде. Һәм Рәфис Борһанов, район башлыгы Равил Кузюров озатуында аларның һәркайсында булып чыкты.

8
август, 2014 ел
җомга
Бүген, 8 августта,  Нурлатның ЗАГС бүлегендә 10 пар үзләренең никахларын  законлы терки. Биредә  иртәгә дә ике пар язылышырга тиеш икән әле. Киләсе атнада да туйлар аз булмаячак – шимбә һәм якшәмбедә 9 яшь гаилә никахларын теркәргә теләк белдергән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International