Агитация мәйданнары бүленде

2014 елның 13 августы, чәршәмбе
Чәршәмбе, 13 августта “Дуслык” район газетасында ТР Дәүсоветына депутатлар сайлау буенча сайлау алды агитация материалларын бастыру өчен түләүсез һәм түләүле басма мәйданнар бүлү буенча жирәбә узды. 40нчы бермандатлы Нурлат сайлау округы буенча 4 кандидат теркәлде: Регина Шарапова (“Гадел Россия” СПнең ТРдагы Төбәк бүлеге), Илгиз Салихов (“Бердәм Россия” БСПнең ТР Төбәк бүлеге), Фәнис Моратов (үзен-үзе күрсәткән) һәм Рәмис Исмәгыйлов (ЛДПР СПнең ТР Төбәк бүлеге). Шулай ук ТР ҮСКда теркәлгән 8 партия арасында да мәйданнар бүленде.
Жирәбәдә округ сайлау комиссиясе секретаре Ольга Бурнашевская, газетаның баш мөхәррире Сәкинә Хәйруллина, шулай ук кандидатларның ышанычлы һәм вәкаләтле затлары, партия вәкилләре катнашты. Агитация чоры 16 августта башлана һәм тавыш бирүгә бер тәүлек кала, ягъни 13 сентябрьдә 0.00 сәгатьтә тәмамлана. Бу чорда район газетасы җомга сен кандидатларның агитация материалларын бастырып барачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International