Нурлатта гриппка каршы прививканы беренче тапкыр августта ук ясый башлаячаклар

2014 елның 15 августы, җомга
Нурлат ЦРБсына гриппка каршы “Гриппол” вакцинесының 325 дозада беренче партиясе кайтты.
Профилактик прививкаларның илкүләм календаре кысаларында иң элек армиягә чакырылучылар, медхезмәткәрләр, педагоглар, коммуналь тармак хезмәткәрләре, транспортчылар, шулай ук 60 яшьтән өлкәнрәкләр, шул исәптән Хаҗга баручылар вакцианалаштырыла. Хроник авырулары булганнар, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары, үпкә, метаболик авырулары һәм симерүдән интеккәннәр дә беренче чиратта прививка ала ала. Вакциан поликлиниканың прививкалау кабинетына тапшырылган, инде профилактик доза алырга да мөмкин. Баш табибның эпидемик мәсьәләләр буенча урынбасары Татьяна Соренкова әйтүенчә, вакцина, гадәттә, сентябрә азагында гына кайта торган булган. Ә профилактик иммунлаштыруны августта ук башлау грипп сезонының иртә килүеннән сакланырга мөмкинлек бирәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International