- Без гаиләбез белән ел башыннан ук “мәктәп фондына” акчаларны сала бардык, - ди ике бала анасы Елена. – Шуңа да акцияләрне көтеп тормыйча ай башыннан ук әзерләнә башладык. Алдан ук кирәкле әйберләрнең исем-леген булдырдык. Балаларыбыз мәктәпкә беренче ел гына бармаганлыктан, бу процесс безгә таныш. Шуңа да иң элек әйберләр сатып алганчы, балаларны акрынлап кына булса да уку дигән хезмәткә дә әзерли башладык. Баланы мәктәпкә җыю – җиңел эш түгел. Әгәр дә сез, ата-аналар, барлык кирәк-яракның исемлеген булдырып, сатып алу процессына җаваплы карыйсыз икән, мәктәпкә әзерлек кыенлыкларсыз үтәр. Әмма кием-салым, канцелярия товарлары сатып алу - баланы мәктәпкә матди яктан гына әзерләү әле. Елена әйткәнчә, ата-анага баланы укуның үзенә әзерләү тагы мөһим. Бусы кием-салым сатып алуга караганда күпкә актуальрәк.