Нурлатта декрет ялындагы 10 яшь әни яңа белгечлек алды

2014 елның 15 августы, җомга
Шул көннәрдә декрет ялында бала белән утыручы 10 яшь әни Нурлат халкының мәшгульлеге үзәге аша “1С-Предприятие” белгечлеге буенча укыту курсларын тәмамлады.  Шу көннәрдә аларга укуны тәмамлау турында таныклыклар тапшырылачак. Ел дәвамында исә мәшгульлек үзәге аша 126 эшсез кеше төрле программалар буенча яңа белгечлекләр алачак. Шуларның 45се укуларын тәмамлап, төрле оешма-предприятиеләргә эшкә дә урнаштырылган  инде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International