Нурлат районында урып-җыю барлык мәйданнарның 65 процентында тәмамланган

2014 елның 15 августы, җомга
15 августка район хуҗалыкларында урып-җыю 26, 8 мең гектарда үткәрелгән, бу барлык мәйданнарның 65 проценты. Район игенчеләре көннәрнең кояшлы торуыннан максималь файдаланып эшли. Мәсәлән, кичә, пәнҗешәмбе көнне, район буенча 1500 гектарда игеннәр суктырылган. Уртача  уңыш 24, 1 центнер тәшкил итә, барлыгы 64 мең тоннадан артыграк ашлык җыеп алынган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International