ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
5 сентябрьдә 17.30да "РИТЭК" ААҖ нурлатлыларны нефть һәм газ сәнәгате  хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган бәйрәм концертына һәм фейерверкка чакыра. Концертта Казан, Яр Чаллы, Әлмәт артистлары чыгыш ясаячак. Гаиләгез белән рәхим итегез!
Бүген, 3 сентябрьдә кичке 4тән шәһәр һәм районның территориаль сайлау комиссияләрендә ТР Дәүсоветына 5нче чакырылыш депутатлар сайлау буенча вакытыннан алда тавыш бирү башланачак. 
Әгәр дә сез 14 сентябрьдә үз сайлау участогыгызга килә алмыйсыз икән, вакытыннан алда тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү эш көннәрендә 16.00дан 20.00га, ял көннәрендә 8.00дан 16.00га кадәр барачак. Шәһәрнең территориаль сайлау комиссиясе интернат-мәктәптә, районныкы Совет ур., 117дә урнашкан.
Кичә, 2 сентябрьдә Якты Күл авылында “Бердәм Россия” партиясе инициативасы белән оештырылган гражданнар җыены узды.
Әле быел гына сафка баскан яңа мәдәният йортында үткән очрашуда район башлыгы Равил Кузюров, районның төрле службалары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, кичәге көнгә хуҗалыкларда уҗым чәчү барлык мәйданнарның яртысыннан артыграгында - 9 454 г ектарда т өгәлләнгән. Ч әчү темплары “Сөләйманов Ә.И.” һәм “Южная” хуҗалыкларында яхшы. Беренчесендә чәчү 3411, “Южная”да 1948 гектарда башкарылган.

2
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Илдар Халиковның район активы белән Мәдәният сараенда узган очрашуында район үсеше турында тагы да җентекле сүз барды.
Бүген Нурлатта берьюлы ике мөһим социаль объект ачылды.
Бу көннәрдә Киекледә янгын күзәтчелеге оешмаларының таләпләрен истә тотып, авыл уртасындагы күлгә мәйданчыклы керү юлы (пирс) ясала. Ул  анда янгын сүндерү машиналары теләсә кайсы вакытта кереп, суны тиз арада тутырып ала алсын өчен кирәк. 12х12 метрлы итеп ясалган мәйданчыкның тирәләре инде әзер, хәзерге вакытта территориясенә вак таш салу белән мәшгульләр. 


1
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген, 1 сентябрь – Белем көнендә районның 34 белем бирү учреждениесендә һәм аграр техникумда  яңа уку елына багышланган тантаналы линейкалар узды. Районның 646 беренче сыйныф укучысын белем бирү учреждениеләрендә аерым тантаналылык белән каршы алдылар.
 
Кыска иҗат гомерендә дә тамашачы мәхәббәтен яуларга өлгергән “Сердәш” татар вокаль ансамбленең сәхнәдән югалуы күпләрдә моңсулык тудырган иде. Инде менә “Сердәш” яңа составта тупланып килә. ТРның Атказанган мәдәният хезмәткәре Сәмигулла Рәхмәтуллин җитәкчелегендә ансамбль репетицияләр үткәрә, репертуар сайлый. Ансамбльнең тәүге чыгышы Нурлат шәһәренең 105 еллыгында булачак, дип ниятләп тора

Быел  да ел саен Республика көнендә үткәрелә торган “Уйнагыз, гармуннар!”  конкурсына нурлатлыларны ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәмигулла Рәхмәтуллин туплап барды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International