Илдар Халиков: “Нурлат – бердәм команда”

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе
Илдар Халиковның район активы белән Мәдәният сараенда узган очрашуында район үсеше турында тагы да җентекле сүз барды. Биредә район башлыгы Равил Кузюров катнашучыларны төбәгебезнең социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре белән таныштырды, бүген ике объектны ачу – безнең җиңүебез, уртак казанышыбыз, дип билгеләп үтте. Бу бюджет өлкәсенә 2014 елның I яртыеллыгында үзебездән кергән керемнәрнең, уртача хезмәт хакының узган елның шул чоры белән чагыштырганда үсүендә дә чагыла. Нефтьчеләр производство программаларын уңышлы башкарып килә, 2014 елгы урак та финиш сызыгына чыга. Нурлат муниципалитеты шәхси ярдәмче хуҗалыкларга булышу традициясен дә матур башлады. Быел җәмгысе 1 млн. сумга сыер саву аппаратлары алынды һәм әлеге хуҗалыкларга тапшырылды. Татарстан Хөкүмәтенең ярдәме белән шикәр заводында өч елга исәпләнелгән масштаблы реконструкция башланды, бу производствоның конкурентлылыкка сәләтен яңа дәрәҗәгә күтәрергә тиеш. ТКХ, юл челтәрләре өлкәсендә модернизацияләү бара. Быел 17,3 км юл төзелде, 52 йорт яны территориясе
асфальтланды. Заман яңа бурычлар куя тора, һәм район башлыгы нурлатлылар республиканың үсеш һәм тотрыклылыкка тоткан кыйбласын хуплауларын, шулай ук моңа үзләренең саллы өлеш кертергә әзерлекләрен белдерде. Фатих Сибагатуллин да үз чыгышында әлеге идеяне хуплады. Очрашуга йомгакны Илдар Халиков ясады. Ул нурлатлыларның бердәм команда булуын һәм моның республикадагы вәзгыятькә аһәңдәш икәнлеген ассызыклады. Мондый позитив кәеф социаль-мәдәни өлкәне үстерүгә юнәлдерелгән программаларның үтәлешендә дә чагыла, диде Премьер-министр. Татарстанда 30лап федераль һәм республика программасы уңышлы гына гамәлгә ашырылып килә. Илдар Шәүкәтович конкрет саннар да китерде. Республикада 167 мәктәп капиталь ремонтланган, 95 мәдәният йорты ачылган, фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә тора. Болар һәм күпчелек башка программалар туктатылмаячак, дип ышандырды Илдар Халиков. Ул бүген залда матур кәеф хөкем сөрүен билгеләп үтте. Һәм бу республикабыз, димәк, Нурлат районы да иртәге көнне ышанычлы каршы алачак дигән сүз. Премьер-министр нурлатлыларга һәркайда һәм һәр эштә беренче булу традициясен югалтмауларын теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International