Бүген Нурлатта берьюлы ике мөһим социаль объект ачылды. Нурлатлыларның әлеге шатлыгын Татарстан Республикасы Премьер – Министры Илдар Халиков, РФ Дәүләт Советы депутаты Фатих Сибагатуллин, Республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина, ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов, ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар –“Татнефть” ААҖ генераль директорының кадрлар Һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, “Агро-Инвест” ИК җәмгыяте генераль директоры Рәис Сөләйманов һәм башка рәсми затлар уртаклашты.
Премьер – министрның визиты Киекле авылындагы “Умырзая” балалар бакчасын тантаналы ачу чарасыннан башланды. Районда 28 нче балалар бакчасы булган әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 2014 елда “Юл картасы” программасы кысаларында ачылды. Бакчага 2-7 яшькәчә ике төркемдә 50 бала бала йөриячәк. Моннан тыш, әлеге социаль объект 13 кешегә эш урыны биргән. Бакчада музыкаль-спортзал, методик кабинет, медицина, азык блогы урнашкан. Бакча территориясендә 2 спорт – уен мәйданчыгы бар. 1997 елдан бирле балалар бакчасы булмаган авыл халкы чарада республика, район җитәкчелегенә олы рәхмәтләрен җиткерде.
-Күптән көтеп алынган балалар бакчасы, - диде район башлыгы “Умырзая”ны ачу тантанасында. – Һәм районда эшләп килүче гамәлдәге максатчан программаларга тукталып, республика җитәкчелегенә баръяклы ярдәме өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
Бу көннәрдә Республикада барлыгы 56 балалар бакчасы ачылган, быел гына 10 меңнән артык балага бакчаларда урын булдырылган.Премьер-министр үз чыгышында бу хакта горурланып хәбәр итте һәм:
-“Умырзая”ны бакча дип түгел, ә балалар сарае дип атыйсы килә, - дип, кыска срокларда төзү эшләрен башкарып чыккан төзүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде. Шунда ук ул объект подрядчылары “ГородСтрой” җәмгыятенең отделкалаучысы Фидания Әбделвәлиевага, кран машинисты Гомәр Гобәйдуллинга, сылаучы - буяучы Людмила Безусовага ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды..
-Кунаклар Кариев урамы 12Адагы 5 катлы йорты ачу тантасында да булдылар. Социаль ипотека программасы буенча программа башланганнан бирле төзелгән 36нчы йорт икән ул. Гомумән, республикада агымдагы елда гына да 2,5 миллион квадрат метр торак төзелгән. Татарстан торак йортлар төзү буенча Россиядә 3 урынны алса, социаль ипотека буенча лидер. Әлеге йортны төзүчеләр, “ГородСтрой” җәмгыяте бетончысы Геннадий Ашуров һәм ташчы Марат Галимовка да Премьер Министрның Рәхмәт хатлары тапшырылды.
– Һәр кеше үз гомерендә бала туу, фатир алу кебек моментларны беркайчан да онытмый, - диде Илдар Халиков яңа йорт хуҗаларын котлап. Һәм үз чыгышында районда күргән яңалыкларга да тукталды. Бу - яңа урамнар, социаль объектлар. Кунаклар өй туйларын билгеләп үткән Марат һәм Эльвира Каняфиннар гаиләсендә булып, яңа фатирны карадылар, яшь хуҗаларга бүләкләрен дә тапшырдылар.