Нурлатлылар “Уйнагыз, гармуннар!” конкурсыннан Диплом белән кайттылар

2014 елның 1 сентябре, дүшәмбе
Быел  да ел саен Республика көнендә үткәрелә торган “Уйнагыз, гармуннар!”  конкурсына нурлатлыларны ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәмигулла Рәхмәтуллин туплап барды. Состав да әлләни үзгәрмәде: Кычытканлыдан Андрей Константинов, Мамыктан Иван Павлов, Андреевкадан Зиновий Будяшкин һәм Василий Абрамов янына быел Колбай Морасадан Җәмил Баһаветдинов һәм Әлмәттән Илһам Камаев өстәлделәр. Камал театры каршында үткән гаҗәеп бу бәйрәмне меңнәрчә бәйрәм кунаклары тамаша кылды. Нурлат төркеме конкурстан Диплом белән кайтты. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International