ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2014 ел
якшәмбе
Шәһәр паркында Республика көненә багышланган бик күп чаралар узды.
 “Безнең республика: яратабыз һәм горурланабыз!” конкурсында балалар рәсемнәре номинациясендә яшь нурлатлылар җиңү яулады.
Рияз Садыйков (Бикүле авыл җирлеге башлыгы), Ирек Шәрәфетдинов (Фома авыл җирлеге башлыгы) һәм Рәшит Кәлимуллин (Гәйтән авыл җирлеге башлыгы)  "Шевроле-Нива" автомобильләренә ия булдылар.
Бүген, 31 августта,  Нурлатның ял паркында Халык җыены нурлатлыларның зур активлыгы белән һәм халык белән район җитәкчелеге арасында ачыктан-ачык сөйләшү форматында үтте. 

29
август, 2014 ел
җомга
ХӨРМӘТЛЕ НУРЛАТЛЫЛАР!
Сезне Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!

30 августка билгеләнгән “Яшел акция” Бөтенроссия экологик өмәсенә Киекле авыл җирлеге башкарма комитеты һәм мәдәният хезмәткәрләре пәнҗешәмбе көнне үк кушылдылар. Алар көн дәвмында авыл уртасындагы күл тирәсен җыештырып, тәртипкә китерделәр. 
Бүген  "Нурлатнефть" НГДУсы эшче вокзалында  50нче миллион тонна нефтьне чыгаруга почетлы вахтаны озату уңаеннан тантаналы митинг узды. Бу олы вазифаны составында мастер һәм ике оператор булган иң яхшы 4 нефть чыгару бригадасы башкарачак.
Бу көннәрдә Үрнәк авылының бердәнбер урамында юл салу эшләре бара. 
30 августта билгеләп үтеләчәк Республика көне районда бәйрәм программасы белән истә калачак. Шәһәрнең үзәк паркында 16.00дән
18.00гәчә спорт чаралары, 18.00дән 20.00гәчә бәйрәм концерты оештырылачак. 
Бүген, 29 августта, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комииссия утырышында 32 материал, 19 гариза - ходатайство каралды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International