ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2014 ел
җомга
Иртәгә районның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре Казанның Агросәнәгать паркында үткәреләчәк традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашачак. 

4
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Шул көннәрдә районда бәрәңге игү белән шөгыльләнүче бердәнбер “Сөләйманов Ә.И.” хуҗалыгының Чуваш Мәнҗесе авылы янындагы басуында бәрәңге казу башланды. Быел сөләймановлылар “икенче икмәкне” 240 гектарда, сугарулы ысул белән үстерде.   
 
Нурлатлар Хаҗ сәфәренә 24 сентябрьдә кузгалачак. Быел әлеге изге сәфәрне районнан 10 кеше кылачак икән. Алар арасында Якты Күл, Яңа һәм Иске Әмзә, Түбән Нурлат авыллары  халкы һәм шәһәрлеләр дә бар.
Якшәмбе, 7 сентябрьдә “Эрмитаж” концерт-холлында “Нечкәбил гаилә бәйрәме” фестиваль-конкурсының сайлап алу туры уза. Анда Нурлаттан район башкарма комитетының мәдәни үсеш бүлеге баш белгече Гүзәл Сәмәрханова катнашачак. Чарага район башлыгы Равиль Кузюров та чакырулы. Конкурсның финал өлеше 29 ноябрьдә, Әниләр көненә багышлап үткәреләчәк.
Иртәгә, 5 сентябрьдә Шәһәр мәдәният сараенда “Нурлатнефть” НГДУсының 50 млн. тонна нефть чыгаруы һәм Нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәме уңаеннан идарә җитәкчелеге инициативасы буенча республика сәнгать осталары катнашында зур концерт узачак. 

Август азагында ТНТ-Нурлат каналы “Таттелеком”ның “Летай ТВ” цифрлы телевидениесе контентына керде.

Укучыларны янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтү максаты белән 125нче янгын часте хезмәткәрләре  уку елы башлануның беренче көннәреннән үк район һәм шәһәр мәктәпләренә чыкты. 

Нурлатның 3нче мәктәбе география укытучысы Татьяна Чибидина “География и экология в школе XXI века” журналының география укытучылары арасында үткәргән “Минем Россия буйлап сәяхәтләрем” Бөтенроссия конкурсында призер булды.  “Город на Неве, такого нет на Земле” исемле эше соңрак әлеге журналда бастырылачак та икән. Россиянең география укытучылары арасында үткәрелүче мәртәбәле конкурста җиңү Татьяна Ивановнада яңа идея дә тудырган.


3
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Наилә Тәлгатовна Хәйбуллинаның   математикага сәләтен шәһәрнең 1нче мәктәбе ачкан, һәм ул 13 ел инде биредә математика фәнен укыта.
“Математика–фәннәр патшасы”. XVIII гасырда яшәгән бөек галим Карл Фридрих Гаусс әйтеп калдырган әлеге тәкъбир телдән-телгә күчеп, бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган. Быел укытучыларның август киңәшмәсендә катнашкан ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов аны кабатлап, киләчәктә бу төгәл фәнне укытуга игътибар арттырылачагына басым ясады. Бу елның республика мәгарифендә математика елы буларак узуын шуңа тәүге адым дияргә дә буладыр. Наилә Талгатовна бу елга үзенә шәхси бүләк ясады: “Безнең иң яхшы укытучыбыз” республика конкурсында җиңеп, Грантка ия булды. ТР  Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2011 елда гамәлгә кертелгән конкурста икенче тапкыр шундый дәрәҗәгә ирешүе инде бу аның. Тагы бер үзенчәлеге – быел районнан әлеге Грантка ия булган 26 фәнче арасында ул – бердәнбер математик.

10 сентябрьдә 13.00дә Пенсия фондының Нурлат районы идарәсендә  ПФРның ТР бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Елена Петровна Полякова кабул итәчәк. Кабул итүгә язылу өчен тел.: 2-06-89.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International