Нефтьчеләр концерт оештыра

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе
Иртәгә, 5 сентябрьдә Шәһәр мәдәният сараенда “Нурлатнефть” НГДУсының 50 млн. тонна нефть чыгаруы һәм Нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәме уңаеннан идарә җитәкчелеге инициативасы буенча республика сәнгать осталары катнашында зур концерт узачак. Анда нефтьчеләр,  ветераннар, сервис компанияләре хезмәткәрләре чакырулы, гомумән, концерт тулаем шәһәр хезмәт коллективлары  өчен дә бәйрәм бүләге итеп оештырыла.  Ә шимбә, 6 сентябрьдә исә “Нурлатнефть” НГДУсы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен Әлмәттә билгеләп үтәчәкләр.Алар биредә үз шәһәрчекләрен булдырып, концерт программасы да тәкъдим итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International