Наилә Хәйбуллина икенче тапкыр “Безнең иң яхшы укытучыбыз” конкурсында Грант яулады

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
Наилә Тәлгатовна Хәйбуллинаның   математикага сәләтен шәһәрнең 1нче мәктәбе ачкан, һәм ул 13 ел инде биредә математика фәнен укыта.
“Математика–фәннәр патшасы”. XVIII гасырда яшәгән бөек галим Карл Фридрих Гаусс әйтеп калдырган әлеге тәкъбир телдән-телгә күчеп, бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган. Быел укытучыларның август киңәшмәсендә катнашкан ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов аны кабатлап, киләчәктә бу төгәл фәнне укытуга игътибар арттырылачагына басым ясады. Бу елның республика мәгарифендә математика елы буларак узуын шуңа тәүге адым дияргә дә буладыр. Наилә Талгатовна бу елга үзенә шәхси бүләк ясады: “Безнең иң яхшы укытучыбыз” республика конкурсында җиңеп, Грантка ия булды. ТР  Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2011 елда гамәлгә кертелгән
конкурста икенче тапкыр шундый дәрәҗәгә ирешүе инде бу аның. Тагы бер үзенчәлеге–быел районнан әлеге Грантка ия булган 26 фәнче арасында ул–бердәнбер математик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International