“Нурлат ТВ” Әмзәдә дә, Тимерлектә дә күрсәтә

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе
Август азагында ТНТ-Нурлат каналы “Таттелеком”ның “Летай ТВ” цифрлы телевидениесе контентына керде.
Киләсе елда оешуына 15 ел тулачак Нурлат телевидениесе әлегәчә аналог режимында эшләп килде. 100 ваттлы телевизион тапшыргычның сигнал кабул итү радиусы – 25-30 км чамасы. Анысы да әле теге яки бу торак пунктның урнашу урынына карап барып җитә. Нурлаттан 18-20 чакрым ераклыкта урнашкан Биккол, Зирекле, Киекле авылларында яшәүчеләр безнең телевидениене карый алмауга зарлансалар, шактый ерактагы Заречный, Берлек-Михайловка, Октябрина авылларында андый проблема булмады.
Әлки районының Мулла, Аксубайның Садыкау авылларына да безнең телесигналлар барып җиткәнне беләбез.
Дүрт ел элек безнең телеаудиториябез шактый киңәйде. Яңа телевизион мачта төзү һәм антеннаны 40 метрдан 60 метрга күтәрү (моның өчен күптөрле лицензион-рөхсәт бирүче документларны рәсмиләштерү этабы үтелде) һәм әзер видеосюҗетларыбызны үз сайтыбызга салу нәтиҗәсендә ирешелде уо.
Инде менә чираттагы этап 3 ТНТ-Нурлат телевизион каналының “таттелеком”ның “Летай” цифрлы телевидениесе контентына керүе. Моңа килү җиңел булмады. Техник шартлар, зур матди чыгымнар... Рәхмәт, районыбыз һәм шәһәребез башлыгы Равил Кузюров ярдәме белән бу проблемаларның барысы да хәл ителде. Бүген Нурлат-ТВ Колбай Морасада да, Тимерлектә дә, Әмзәдә дә күрсәтә. Шарт бер: кулланучы “Таттелеком” абоненты булырга тиеш.
Резеда Гиняева, Нурлат телевидениесе директоры

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International