Нурлатның 3нче мәктәбе география укытучысы Татьяна Чибидина “География и экология в школе XXI века” журналының география укытучылары арасында үткәргән “Минем Россия буйлап сәяхәтләрем” Бөтенроссия конкурсында призер булды. “Город на Неве, такого нет на Земле” исемле эше соңрак әлеге журналда бастырылачак та икән. Россиянең география укытучылары арасында үткәрелүче мәртәбәле конкурста җиңү Татьяна Ивановнада яңа идея дә тудырган.
–Чит илләрдә яшәүнең рәхәтлеге турында язмалар ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләргә булыша алмый. Ә бит Россиядә карап сокланырлык урыннар бихисап,–дип бүлеште ул үз фикерләре белән.–Җәйге ял чорында Россия буйлап сәяхәт итүчеләр булмый калмагандыр. Шуңа да “Минем Россия буйлап сәяхәтләрем” дигән конкурсны укучылар һәм укытучылар арасында да үткәрү теләге туды. Сез минем идеяны хуплап, иң кызыклы язмаларны газетада бирә алсагыз, әйбәт булыр иде,–дип үтенечен дә җиткерде.