–1956 елның мартында беренче төзү эшләрен башлаганда, без 90 кешедән чак кына артыграк идек: ике тулай торак, ашханә, шикәрчеләр бистәсендә кибет төзедек. Берүк вакытта шикәр заводы төзү дә алып барылды, – дип хатирәләрен уртаклашты ул.
Шамил Фәтхуллин, Минхәер Әһлиуллин, Салих Газизов, Якуб Ибраһимов, Усман Сәмәрханов, Минәхмәт Фәйзуллин, Нәҗип Билданов, Габбас Ганиев... Кызганычка каршы, беренче төзүчеләрнең сафлары сирәгәя бара, бу көнне дә әлеге 94 төзүченең нибары 9ы гына катнаша алды.
“Энергострой”ның производство бүлеге инженеры Мария Романова район башлыгының Макта грамотасы белән бүләкләнде. Төзелеше тармагында уо 30 елдан артык хезмәт куя инде.
–Төзүче ир-атлар эше диләр. Ә мин прораб булып эшләдем, димәк, бу һөнәр хатын-кызларныкы да, – ди ул елмаеп. – Әлбәттә, ул чордан бирле күп нәрсә үзгәрде: заманча материаллар ярдәмендә эш күләме дә бермәбер артты, объектлар тышкы йөзе белән дә аерылып тора.
Чыннан да, шәһәребезнең йөзе күз алдында үзгәрә. Йортлар һәм мәктәпләр, сәламәтлек саклау объектлары, кибетләр төзелә... Һәм болар барысы да төзүчеләрнең алтын кулы аша узучы хезмәт нәтиҗәсе, һәм алар безнең тормышыбызны уңыйлы да, матур да итә.