Нурлат үзәк паркында Нефтьчеләр көненә багышланган бәйрәм узды

2014 елның 6 сентябре, шимбә
Кичә, 5 сентябрьдә, "ТатРИТЭКнефть" ТППсы нурлатлыларга бүләк ясады - шәһәрнең үзәк паркында  бәйрәм концерты һәм фейерверк оештырды. Концертта Яр Чаллы, Әлмәт һәм Казан артистлары чыгыш ясадылар.
Бәйрәмгә килгән район башлыгы  Равиль Кузюров һәм "ТатРИТЭКнефть" ТППсы җитәкчесе Мөхәммәтвәли Хөснетдинов район нефтьчеләрен бәйрәм белән котладылар.
Шуннан соң, паркка килгән шәһәрлеләр фейерверк карадылар. Бәйрәм кичәсе дискотека белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International