Район башлыгы Равиль Кузюров нефть, газ һәм нефть эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәрен профессиональ бәйрәмнәре белән котлый

2014 елның 5 сентябре, җомга
Хөрмәтле нефть, газ һәм нефть эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре!
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлаулар кабул итегез. Бүгенге көндә газ һәм нефть тармагы төбәгебез, Татарстан һәм тулаем
Россиянең үсеше өчен ныклы нигез булып тора.
Хөрмәтле нефтьчеләр һәм газчылар, сезнең хезмәтегез илдә алып барылган матур үзгәрешләр, күпләгән социаль программаларның үтәлеше, тормыш муллыгы үсүенә реаль нигез бирә. Нефть, газ һәм нефть эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне – районыбыз һәм шәһәребез тормышында мөһим вакыйга. Нурлатта һәр гаиләнең диярлек бу катлаулы, әмма ил өчен кирәкле булган әлеге хезмәткә катнашы бар. Бездә һөнәргә тугрылык бабаларыннан оныкларына күчкән тулы нефть династияләре барлыкка килгән. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, һөнәри казанышлар һәм уңышлар, тотрыклылык һәм киләсе көнгә ышаныч телим!
Равил Кузюров, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International