"Чәк-чәк шоу"да кунакта

2014 елның 5 сентябре, җомга
Бүген “Татнефть” ААҖнең кадрлар әзерләү үзәге директоры Әмир Әюпов «Чәкчәк-шоу”да кунакта булды.
Бер сәгать дәвамында “Болгар радиосы”нда туры эфирда “чәкчәкләр”  белән әңгәмә кору өчен нефтьче һөнәре турында мәгълүматтан тыш татарча камил белү дә, юмор хисе булу ди кирәк иде, әлбәттә. Әмир исә “чәкчәкләр” өметен аклады: шаяртуга җор тел белән дә җавап бирә алды, сөйләшү нинди юнәлеш алганда да югалып калмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International