ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2014 ел
якшәмбе
Шәһәрнең 3-нче урта мәктәбендә урнашкан 2323 һәм 2324 сайлау участокларында сайлаучыларның активлыгы үсә бара. Моны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин да билгеләп узды. Ул биредә участоклар эшли башлаганнан бирле сайлау процессын күзәтә. Участокларда чәй эчү һәм концерт оештырылган. Спорт сөючеләр һәм мәктәп укучылары өчен стадионда төрле ярышлар уза.
Нурлатлы Аделя Әхмәтшинага 18 яшь, ул  быел сайлауларда беренче тапкыр катнаша. Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда катнашу өчен Аделя үзе укый торган Димитровград шәһәреннән махсус кайткан. 

“Ледок” хоккей командасы яңа сезонны җиңүдән башлады: Нурлатта ике көн буена сузылган Бораулаучылар кубогын “ледоклылар” яулады.
Урта Камышлы сайлау участогында тавыш бирү беренче минуттан ук әйбәт нәтиҗә белән башланды. Эшкә ашыгу сәбәпле, иң беренче булып тавыш бирергә Владимир Леонтьев килеп, сайлау барышын ачып җибәрде.
14 сентябрь иртәсе шәһәрнең 9 мәктәбендә урнашкан 2333 сайлау участогында актив тавыш бирү белән башланып китте. Иң беренче тавыш бирүче Владимир Гавриловның кулы җиңел булды:  7.30да  участокта тулы җанлылык иде инде.


12
сентябрь, 2014 ел
җомга
Хөрмәтле нурлатлылар!
2014 елның 14 сентябрендә без Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылышына депутатлар сайлауда катнашачакбыз. Безгә республикабызның киләсе биш елга үсеш кыйбласын билгеләргә туры киләчәк.
Без үзебезнең киләчәгебезне сайлаячакбыз. Кешеләрнең тормышын чыннан да яхшыга үзгәртүне, соңгы еллар эчендә ирешелгәннәрне саклауны һәм тагы да арттыруны күздә тоткан курс өчен тавыш бирәчәкбез. Сез үзегез дә – соңгы елларда башкарылган эшләрнең шаһитлары. 
Мин барлык Нурлат сайлаучыларына да мөрәҗәгать итәм: үз сайлау участокларыгызга, һичшиксез, барыгыз, тавыш бирегез! Минем өчен кемдер тавыш бирер әле, дияргә тиеш түгелсез. Һәр гражданин моны шәхсән үзе башкарырга тиеш. Безнең республика, безнең район көчле, имин булырга тиеш, шуңа да үзегезнең гражданлык бурычыгызны үтәвегезне һәм бар җаваплылыкны тоеп, дөрес тавыш бирүегезне сорыйм. Безнең генә түгел, ә балаларыбыз һәм оныкларыбызның киләчәге шуңа бәйле. 
Һәр кандидатның, партиянең эшләрен реаль бәяләгез.
Хөрмәтле нурлатлылар!
Безнең көчебез – бердәмлектә! Безнең максатыбыз » Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәренең алга таба, динамикалы үсешен дәвам итүдә!
Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Р.Ә.Кузюров.

Нурлат аграр техникумы быел 235 беренче курс студенты белән тулыланган. Аларның 145е Нурлатта, 90ы техникумның Чирмешәндәге филиалында белем алачак. Быел яшьләр арасында автомеханик, автотранспортка техник хезмәт күрсәтү һәм авыл хуҗалыгы механизациясе белгечлекләрен сайлаучылар күп булган. Коррекцион төркемгә 30 кеше килгән, алар тегүче һәм сылаучы-буяучы һөнәрләренә өйрәнә.
Бүген, 12 сентябрьдә, “Ледок” Спорт сараенда хоккей буенча Бораулаучылар Кубогы турниры старт алды.

Нурлат районы ветераннар иҗтимагый оешмасы Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Республика ветераннар советы пленумы инициативасын хуплап, район һәм шәһәр җирлегендә сугышта һәлак булган якташлары истәлегенә 15 меңнән артык агач утыртырга дигән тәкъдим белән чыкты. Җәмәгатьчелек әлеге тәкъдимне күтәреп алды, агачларның  11 меңнән артыгы апрель аенда ук утыртылды да инде.

Мәскәүдә яшәп, иҗат итүче талантлы якташыбыз Әлфинә Әхмәтҗанова күптән түгел Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәтенә лаек булды. Ул Мәскәү төбәк иҗтимагый оешмасы-татар милли-мәдәни автономиясенең "Тальян" татар җыр театры солистка-вокалисткасы Әлфинә Гәрәй кызы Әхмәтҗанованың музыкаль сәнгатьне һәм татар-милли мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International