Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Равил Кузюров мөрәҗәгате

2014 елның 12 сентябре, җомга
Хөрмәтле нурлатлылар!
2014 елның 14 сентябрендә без Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылышына депутатлар сайлауда катнашачакбыз. Безгә республикабызның киләсе биш елга үсеш кыйбласын билгеләргә туры киләчәк.
Без үзебезнең киләчәгебезне сайлаячакбыз. Кешеләрнең тормышын чыннан да яхшыга үзгәртүне, соңгы еллар эчендә ирешелгәннәрне саклауны һәм тагы да арттыруны күздә тоткан курс өчен тавыш бирәчәкбез. Сез үзегез дә – соңгы елларда башкарылган эшләрнең шаһитлары. 
Мин барлык Нурлат сайлаучыларына да мөрәҗәгать итәм: үз сайлау участокларыгызга, һичшиксез, барыгыз, тавыш бирегез! Минем өчен кемдер тавыш бирер әле, дияргә тиеш түгелсез. Һәр гражданин моны шәхсән үзе башкарырга тиеш. Безнең республика, безнең район көчле, имин булырга тиеш, шуңа да үзегезнең гражданлык бурычыгызны үтәвегезне һәм бар җаваплылыкны тоеп, дөрес тавыш бирүегезне сорыйм. Безнең генә түгел, ә балаларыбыз һәм оныкларыбызның киләчәге шуңа бәйле. 
Һәр кандидатның, партиянең эшләрен реаль бәяләгез.
Хөрмәтле нурлатлылар!
Безнең көчебез – бердәмлектә! Безнең максатыбыз » Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәренең алга таба, динамикалы үсешен дәвам итүдә!
Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Р.Ә.Кузюров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International