“Ледок” Бораулаучылар Кубогы турнирын җиңүдән башлады

2014 елның 12 сентябре, җомга
Бүген, 12 сентябрьдә “Ледок” Спорт сараенда хоккей буенча Бораулаучылар Кубогы турниры старт алды.
Инде Нурлатта икенче ел рәттән уздырылучы бәйгедә төп трофей өчен “Ледок” (Нурлат”), “Ак Аю” (Зәй), “Девон” (Баулы), ЦСК ВВС (Самара өлкәсе), “Лачын” (Актаныш) һәм “Нефтяник” (Лениногорск) командалары көч сынаша.
Бүген 12.30да Боз сараенда турнирны тантаналу ачу булды. Анда катнашкан “Бурение” ОООсының башкарма директоры Владимир Еромасов, җәмгыятьнең профком рәисе Илдар Вәлиев, Нурлат бораулау эшләре предприятиесе җитәкчесе Илдар Борһанов, райбашкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Әнәс Нәбиуллин һәм “Ледок” боз сарае директоры Марсель Садыйков яшь хоккейчыларны чираттагы турнир башлану белән котладылар, уңышлар теләделәр. Шунысын да әйтик, бүгенге көннең беренче уенында “Ледок” көндәшләре » ЦСК ВВС командасын 6:5 исәбенә отты. Ә Бораулаучыларның күчмә Кубогы иясе иртәгә кичкә билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International