“Ледок” хоккейчылары Бораулаучылар Кубогын отты

2014 елның 14 сентябре, якшәмбе
 “Ледок” хоккей командасы яңа сезонны җиңүдән башлады: Нурлатта ике көн буена сузылган Бораулаучылар кубогын “ледоклылар” яулады.
Традицион турнирда төп трофей өчен быел “Ледок” (Нурлат”), “Ак Аю” (Зәй), “Девон” (Баулы), ЦСК ВВС (Самара өлкәсе), “Лачын” (Актаныш) һәм “Нефтяник” (Лениногорск) командалары көч сынашты. Алар ике төркемгә бүленде. Шул рәвешле, “Ледок”ка финалга үтү өчен Зәйнең “Ак аюы” һәм Самараның ЦСК ВВСы белән уйнарга туры килде. Турнирның беренче уены булган “Ледок”–ЦСК ВВС очрашуын соңрак җирле җанатарлар “валидоллы” матч дип атадылар. Чыннан да, нурлатлылар очрашуны шактый сүлпән башладылар: беренче период “очучылар” файдасына 4:2 исәбенә төгәлләнде. Ә менә тәнәфестән соң, “Ледок” 22 секунд эчендә ике гол кертеп исәпне тигезләде. Гомумән, уенның азагынача көчләр тигез иде, шулай да “ледоклылар” көндәшләре капкасына бер голга артыграк кертә алдылар һәм 6:5 исәбенә җиңүгә ирештеләр. “Ак аю”га каршы булган чираттагы уенны хуҗалар шактый җиңел оттылар һәм шул рәвешле, финалга юллама алдылар. “Нефтяник” (Лениногрск) белән “Ледок” арасында узган финал исә, чын мәгънәсендә, турнирның бизәге булды. Дөрес, “ледоклылар” интриганы икенче период башында ук юк иттеләр: бу вакытта инде исәп хуҗалар файдасына 5:1 иде, ахыр нәтиҗә дә шактый саллы булып чыкты: 11:1 – “Ледок” – турнирның чемпионы! Җиңүчеләрне һәм призерларны Нурлат бораулау эшләре предприятиесе җитәкчесе Илдар Борһанов, Алабуга бораулау эшләре предприятиесе җитәкчесе Альберт Исхаков, “Ледок” Боз сарае директоры Марсель Садыйков котладылар. 
Шул рәвешле, Эдуард Шишкин тренерлыгындагы Нурлат хоккейчылары сезонны матур җиңүдән башладылар һәм үз тарихларында беренче тапкыр Бораулаучылар кубогына ия булдылар. “Ледок”ның сакчысы Ильяс Борһанов үз ишләре арасында иң яхшысы булып танылды. Киләсе ялларда “Ледок” уенчылары хоккейчы якташыбыз Марат Кәлимуллин истәлеге турнирында катнашачак. Әлеге бәйгек дә “Ледок” бозында узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International