ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Районда көзге чәчү азагына якынлашып килә. Кичәге көнгә район хуҗалыкларында 17800 гектарда уҗым чәчелгән, шуның 14900 гектары уҗым бодае. Берүк вакытта шикәр чөгендере һәм бәрәңге алу дәвам итә. Татлы тамыр 792, бәрәңге 219 гектардан җыеп алынган. Соңгысында эшләр инде тәмамлану ягында. 
Күптән түгел  Чуваш Тимерлеге зиратында төзекләндерү эшләре тәмамланды.
Нурлаттан Наталья Шубина бакчасында ике гадәти булмаган суган үскән. Ә бу табылдыкка очраклы гына юлыкканнар.

15
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Үткән атнада районның бер төркем  сәнгать осталары Алексеевскида узган республика ветераннары арасында узган “Балкыш” үзешчән башкаручылар фестивалендә катнашып кайттылар.  
Районда быел гриппка каршы 15100 кешене вакциналаштыру көтелә. Бүгенге көндә районның сәламәтлек саклау учреждениеләренә 13000 данәгә якын вакцина кайтарылган инде.

8 сентябрьдән  “Гостехнадзор”ның Нурлат бүлеге белгечләре ЮХИДИ бүлеге белән берлектә республикада старт алган “Частник” профилактик  операциясенә кушылдылар. 22 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк акция барышында физик затларның тракторлары, үзйөрешле авыл хуҗалыгы техникасы һәм таккычларын тикшерү буенча рейдлар оештырылачак. 

Нурлат аграр техникумы быел барлыгы 235 беренче курс студенты белән тулыланган. Аларның 145е Нурлатта, 90ы Чирмешәндәге филиалында белем алачак. Быел яшьләр арасында автомеханик, автотранспортка техник хезмәт күрсәтү  һәм авыл хуҗалыгы механизациясе белгечлекләрен сайлаучылар күп булган. Корекцион төркемгә 30 кеше килгән, алар тегүче һәм сылаучы-буяучы һөнәрләрен өйрәнә. 

Нурлат аграр техникумы коллективы  быел октябрь башында  уку йортының  35 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Кайчандыр үзенең эшчәнлеген ССПТУ булып башлаган уку йорты шул еллар эчендә меңләгән кешене  һөнәрле иткән һәм  биредә юбилей тантанасын ветеран укытучылар, хезмәткәрләрен чакырып зурлап үткәрергә планлаштыралар. 

14
сентябрь, 2014 ел
якшәмбе
Нурлат районының һәм шәһәренең барлык сайлау участокларында да бүген полиция, гадәттән тыш хәлләр службасы һәм шәхси сак службасы предприятиясеннән барлыгы 176 кеше кизү тора. Полиция бүлегеннән хәбәр итүләренчә, сайлаулар тыныч уза.
2334нче сайлау участогында халыкның активлыгын җәмәгате Эльмира Мәкъсумовна белән бергә тавыш бирүгә килгән район башлыгы Равил Кузюров билгеләп үтте:
-    Гаиләм белән элек-электән үк сайлауларга йөрибез, - диде район башлыгы. – Сайлау көне безнең гаилә өчен бәйрәм  ул. Ә нурлатлыларның актив һәм бердәм булып сайлауга килүләрен бердәмлек күрсәткече дип саныйм. Сайлауларны матур күрсәткечләр белән, лаеклы каршы алабыз. Шул рәвешле бергәләшеп  яңа этапка адым басабыз.
 Ә күрсәткечләр күз алдында. Республикадагы һәм райондагы матур башлангычларны, уңай үзгәрешләрне  сайлауга килүче нурлатлылар да билгеләп уздылар.
-    Халык бүгенге хакимият вәзгыятен хуплый, - ди сайлаучы Илшат Габидуллин. – Без дә чын күңелдән киләчәк тормышның матуррак булачагына ышанып гаиләм белән тавыш бирергә килдек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International