Нурлат сайлый

2014 елның 14 сентябре, якшәмбе
14 сентябрь иртәсе шәһәрнең 9 мәктәбендә урнашкан 2333 сайлау участогында актив тавыш бирү белән башланып китте.  Иң беренче тавыш бирүче Владимир Гавриловның кулы җиңел булды:  7.30да  участокта тулы җанлылык иде инде.
– Мин “Нурлатавторанс”та эшлим, болай да иртә торырга күнеккән кеше, эшне дә иртәнге якта башкарып куярга яратам, – ди  Илгизәр Борһанов.
– Төзүчеләр дә йоклап ята торган халык түгел, иртәләдем әле мин дә, – ди “Городстрой”дан Госман Гобәйдуллин. – Киләчәгебезне сайлыйбыз бит.
Участокта бәйрәм халәте, музыка уйнап тора.  Теләгән кеше камыр ризыклары сатып ала ала. Соңрак биредә концерт программасы һәм балалар өчен спорт уеннары да каралган. Ә “Бердәм Россия” БСПсеннән һәм “ЛДПР”дан күзәтүчеләр сайлаулар барышын күз угында тота.
– Сайлаулар район һәм шәһәрдәге барлык 60 участокта да вакытында һәм тиешенчә башланып китте, – ди 40нчы Нурлат округ сайлау комиссиясе рәисе Линар Манәпов. – Халык актив, күбесе иртәнге якта сайлауны хуп күрә. Сайлауларның барышын күзәтергә  “Бердәм Россия”, “Гадел Россия”, “Коммунисты России” партияләреннән, “ЛДПР”дан күзәтүчеләр бар инде. Сайлауларның проблемасыз, халыкның әйбәт катнашында узуына ышанычыбыз зур.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International