ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Корбан бәйрәменең өченче көнендә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Рәшит Гыйҗҗәтов Иске Әлмәт авылында 100дән артык ир-ат һәм хатын-кызлар өчен Корбан ашы үткәрде.  
Егоркино командасы республиканың Чуваш милли-мәдәни автономиясе призларына мини-футбол турнирында икенче урын алды һәм 10 мең сум акчалата бүләккә ия булды.

5 октябрьдә нурлатлылар Казанда чираттагы ярминкәдә булып кайттылар. 
Бүген район башлыгы Равил Кузюров җитәкчелегендәге 9 кешелек делегация  Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көненә багышлап үткәрелүче бәйрәм чарасында катнаша. 
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Рәмзия Шәрипова белән Ләйсән Төхфәтуллина Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында арт-терапия элементлары белән төркем занятиесе үткәрделәр.


4
октябрь, 2014 ел
шимбә
ХӨРМӘТЛЕ ПЕДАГОГЛАР, МӘГАРИФ ТАРМАГЫ ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАННАРЫ!
Гыйлемгә, рухи һәм мәдәни, әхлакый кыйммәтләргә ия булган олуг затлар! Сез язмышыгызны кешеләргә мәгърифәт өләшүгә багышлагансыз. Укытучы һәрвакыт рухи көч, эрудиция, зыялылык үрнәге булды. Сез - һәр баланы шәхес итеп тәрбияләүче, районыбыз үсеше өчен янучы иң кирәкле, фидакарь һәм җаваплы һөнәр ияләре. Сезнең ярдәмегез белән меңнәрчә балалар белем серләренә төшенәләр, тормыш тәҗрибәсе туплыйлар, халыкара һәм Бөтенроссия, республика конкурслары, олимпиадаларында җиңүләр яулыйлар, республикабызның, илебезнең алдынгы уку йортларына укырга керәләр. Районыбызның, республикабызның, гомумән, илебезнең киләчәге, аның чәчәк атуы – Сезнең ышанычлы кулларда! Һөнәри бәйрәмегез көнендә Сезгә фидакарьлегегез, районыбыз мәгарифен үстерүгә керткән өлешегез, сәләтле балалар әзерләүгә куйган хезмәтегез, үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Һәрбарчагызга сәламәтлек,
иҗади уңышлар, иминлек һәм күңел күтәренкелеге телим!
Равил Кузюров, Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы
Бүген, 4 октябрьдә, Нурлат районының барлык мәчетләрендә дә Корбан бәйрәменә багышланган иртәнге намазлар узды, хөтбә сөйләнде, зикер кылынды. 
Кичә, 3 октябрьдә, Салдакай авылының озын гомерле кешесе, Бөек Ватан сугышы ветераны толы Әминә Сәлахетдинова үзенең 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әбине календарендагы мөхим дата белән район башлыгы Равил Кузюров исеменнән котлап чәчәкләр һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар. Котлаулар кабул иткән юбиляр кайгырту һәи игътибар өчен район җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде.

3
октябрь, 2014 ел
җомга
ХӨРМӘТЛЕ МӨСЕЛМАН РАЙОНДАШЛАР!
Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән котлыйм. Һәр мөселман өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Гает - тынычлык, игелек,
якыннар турында кайгыртуны чагылдыра торган бәйрәм ул. Бүгенге бәйрәм һәркайсыбызны гаделлеккә һәм мәрхәмәткә чакыра. Элек-электән мөселманнар татуллык, фикер бердәмлеген һәм уңышларны Корбан бәйрәме белән бәйләгәннәр. Шөкер, районыбызда төрле милләт әкилләренең бердәмлеге, үзара хезмәттәшлектә һәм дус - тату булып яшәве районыбыз үсешендә дә чагыла. Хәйрия эшчәнлегендә, яшь буынны толерантлык рухында тәрбияләүдә актив катнашкан өчен районыбыз диндарларына чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Корбан гаете мөбарәк булсын, һәммәбезгә көч өстәсен, гаиләләребезгә бәхет, бәрәкәт һәм муллык китерсен. Һәрбарчабызга исәнлек-саулык, бәхет һәм озын гомер насыйп булсын!
Равил Кузюров, Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы
Бу көннәрдә НУАД юл оешмасы әфганчылар микрорайонының биш урамында юл салу белән мәшгуль.  Район башлыгы Равил Кузюров бүген биредә булып, эшләрнең барышы белән танышты. Бу урамнарда юл салу кызу темплар белән бара, юлчылар эшләрне инде якындагы атналарда тәмамларга да җыеналар. Район башлыгы әйтүенчә, юл салу бюджеттан тыш средстволар хисабына мөмкин булган. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International