Нурлат район мәчетләрендә бәйрәм намазлары узды

2014 елның 4 октябре, шимбә
Бүген, 4 октябрьдә, Нурлат районының барлык мәчетләрендә дә Корбан бәйрәменә багышланган иртәнге намазлар узды, хөтбә сөйләнде, зикер кылынды. Шәһәрнең Базар яны мәчетендә узган бәйрәм намазында район башлыгы Равил Кузюров катнашты. Бәйрәм намазын район мөхтәсибе урынбасары Абдулла хәзрәт Мортазин алып барды. Чарага җыелучыларны район башлыгы җылы котлап, үз теләкләрен җиткерде. "Нурлатта яшьләрнең дингә тартылуы, мәчетләргә күпләп йөрүләре сөендерә", - диде Равил Әфраимович һәрбарчасына тынычлык, иминлек теләп. Иртәнге намаздан соң мөселманнар зиратларга барып мәетләрне искә алдылар. Бәйрәм корбан чалу белән дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International