Равиль Кузюров район мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлый

2014 елның 3 октябре, җомга
ХӨРМӘТЛЕ МӨСЕЛМАН РАЙОНДАШЛАР!
Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән котлыйм. Һәр мөселман өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Гает - тынычлык, игелек,
якыннар турында кайгыртуны чагылдыра торган бәйрәм ул. Бүгенге бәйрәм һәркайсыбызны гаделлеккә һәм мәрхәмәткә чакыра. Элек-электән мөселманнар татуллык, фикер бердәмлеген һәм уңышларны Корбан бәйрәме белән бәйләгәннәр. Шөкер, районыбызда төрле милләт әкилләренең бердәмлеге, үзара хезмәттәшлектә һәм дус - тату булып яшәве районыбыз үсешендә дә чагыла. Хәйрия эшчәнлегендә, яшь буынны толерантлык рухында тәрбияләүдә актив катнашкан өчен районыбыз диндарларына чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Корбан гаете мөбарәк булсын, һәммәбезгә көч өстәсен, гаиләләребезгә бәхет, бәрәкәт һәм муллык китерсен. Һәрбарчабызга исәнлек-саулык, бәхет һәм озын гомер насыйп булсын!
Равил Кузюров, Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International