Кадерле көн

2014 елның 7 октябре, сишәмбе
Корбан бәйрәменең өченче көнендә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Рәшит Гыйҗҗәтов Иске Әлмәт авылында 100дән артык ир-ат һәм хатын-кызлар өчен Корбан ашы үткәрде.  Очрашу авыл мулласы Исмәгыйль Нуретдиновның вәгазеннән башланды. Аннан авыл җирлеге башлыгы Равил Хисамов, Мансур Сөнгатуллин, авылның ветераннар Советы рәисе Галиҗан Хамматов  һәм башкалар үз чыгышларында Рәшиткә игелеге өчен рәхмәт сүзләрнен җиткерделәр.
Җәүдән Хәйруллин, Иске Әлмәт авылы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International