ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2014 ел
җомга
Бүген, 3 октябрь көнне, район башлыгы Равил Кузюров һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин “Сөләйманов Ә.И” КФХсының шикәр чөгендере басуларында булып, эшләрнең барышы белән таныштылар. Хуҗалыкта шикәр чөгендере быел 3010 гектарда игелә, бүгенге көнгә 1600 гектарда татлы тамыр казылган, уртача уңыш бер гектарга 280 центнер тәшкил итә. Хуҗалыкта эш ике сменада тәүлек әйләнәсе оештырылган, комплекслы төстә заманча техника белән алып барыла.  
Равил Кузюров шулай ук “Нурлат шикәре” ЯАҖнең шикәр заводында да булды. Биредә шикәр заводы директоры Игорь Сагайдак озатуында җитештерүнең мөһим этаплары белән танышты, коллективны борчыган мәсьәләләргә игътибар бирде. 

Көзге чакырылышта районнан 85 егет армия сафларына озатылачак.

4-5 октябрьдә “Ледок” Спорт сараенда хоккей буенча Россия беренчелегенең чираттагы уеннары үтәчәк. Бу көннәрдә “Ледок” Самараның ЦСК ВВСын кабул итә. Уеннар 4 
октябрьдә 17.00да, 5 октябрьдә 9.30да башлана.
 Бүген Нурлат аграр техникумында уку йортының 35 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара үтә. 
Шул көннәрдә Елаур һәм Чулпан көрәшчеләре Шентала районында узган чуваш көрәше бәйгесендә катнашып кайттылар.

Быел Нурлат халкының мәшгульлеге үзәге 19 мөмкинлеге чикләнгән кешене инвалидларның мәшгульлегенә булышу программасы буенча төрле оешма-предприятиеләргә эшкә урнаштырган. Әлеге программа эш бирүченең инвалидның эш урынын җиһазлауга тотылган чыгымнарын кире кайтаруны күздә тота, һәм үзәктә ел азагына кадәр аның буенча тагын 11 инвалидны эшле итәргә җыеналар.
Бүген Нурлат аграр техникумында уку йортының 35 еллык юбилеена багышланган тантаналы чаралар үтә. Көн дәвамында техникумда кунаклар өчен киңкырлы программа әзерләнгән, шунда ук Укытучылар көне уңаеннан котлаулар да булачак.

2
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген "Россия 1" федераль каналының ГТРК "Татарстан" төшерү төркеме шәһәрнең 1нче мәктәбенә килде.
Бүген, 2 октябрьдә, Нурлатта Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте.
1 октябрь көнне шәһәрнең 4нче мәктәбендә дүрт классында Өлкәннәр көненә багышланган чаралар үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International