Район башлыгы Равил Кузюров район педагогларын Укытучылар көне белән котлый

2014 елның 4 октябре, шимбә
ХӨРМӘТЛЕ ПЕДАГОГЛАР, МӘГАРИФ ТАРМАГЫ ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАННАРЫ!
Гыйлемгә, рухи һәм мәдәни, әхлакый кыйммәтләргә ия булган олуг затлар! Сез язмышыгызны кешеләргә мәгърифәт өләшүгә багышлагансыз. Укытучы һәрвакыт рухи көч, эрудиция, зыялылык үрнәге булды. Сез - һәр баланы шәхес итеп тәрбияләүче, районыбыз үсеше өчен янучы иң кирәкле, фидакарь һәм җаваплы һөнәр ияләре. Сезнең ярдәмегез белән меңнәрчә балалар белем серләренә төшенәләр, тормыш тәҗрибәсе туплыйлар, халыкара һәм Бөтенроссия, республика конкурслары, олимпиадаларында җиңүләр яулыйлар, республикабызның, илебезнең алдынгы уку йортларына укырга керәләр. Районыбызның, республикабызның, гомумән, илебезнең киләчәге, аның чәчәк атуы – Сезнең ышанычлы кулларда! Һөнәри бәйрәмегез көнендә Сезгә фидакарьлегегез, районыбыз мәгарифен үстерүгә керткән өлешегез, сәләтле балалар әзерләүгә куйган хезмәтегез, үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Һәрбарчагызга сәламәтлек,
иҗади уңышлар, иминлек һәм күңел күтәренкелеге телим!
Равил Кузюров, Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International