“Гармония”дә игелек дәресе

2014 елның 7 октябре, сишәмбе
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Рәмзия Шәрипова белән Ләйсән Төхфәтуллина Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында арт-терапия элементлары белән төркем занятиесе үткәрделәр.
Бүлекнең канаты астындагы балаларга иҗади бирем бирелде – әби-бабайларга гадәти булмаган котлау әзерләргә кирәк иде. Бүлек белгечләре фикеренчә, мондый биремнәр үтәү процессында балаларның фикерләве, игътибарлары һәм иҗади зәвыклары активлаша. Ә иң мөһиме, алар өлкәннәргә карата миһербанлы һәм ихтирамлы булу дәресе алалар. Балалар үз куллары белән ясалган эшләнмәләрен өлкән туганнарына һәм социаль кайгыртуда булган ялгыз картларга бүләк иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International