ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Зөлхиҗҗә аенда Корбан мәҗлесләре дәвам итә. Кичә шикәрчеләр бистәсе мәдрәсәсенә йөрүче хатын-кызлар шәһәрдә яшәүче өлкән, мохтаҗ һәм ятим әби-апалар, хатын-кызлар өчен Корбан мәҗлесе үткәрделәр. Чарага барлыгы 60лап кеше җыелды.
Нурлат УТТсы делегациясе  “Татспецтранспорт” ИКның III хисап-сайлау профсоюз конференциясендә катнашып кайтты. Биредә эш бүлүче, УТТның профком казначее Надежда Захарованы профсоюз тормышында актив катнашуы өчен ТР профсоюзлар Федерациясенең мактау грамотасы белән бүләкләгәннәр.
Шәһәрнең 105 еллык юбилеена район мәгариф учреждениеләре үз бүләген ясаячак: алар бәйрәмгә тантаналы парад әзерләгәннәр.

Чәршәмбе, 15 октябрьдә, Нурлат Бөтенроссия Бердәм пенсия грамоталылыгы акциясенә кушылды. Акция кысаларында РФ Пенсия фондының Нурлат районы идарәсе хезмәткәрләре  шәһәр мәктәпләре укучыларын үзләренә кунакка  чакырдылар. 

Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре төбәк музеендагы экспонатлар кенәгәсендә 105нче номер белән чыра аслыгы (светец) билгеләнгән. 

15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Шәһәрнең 105 еллыгын бәйрәм итү көннәрендә җирлекара китапханә укучылары булган нурлатлыларны шактый сюрпризлар көтә.

Самара өлкәсенең Шентала районыннан Советлар Союзы Герое Григорий Ильич Кузнецовка багышланган хәтер кичәсенә Нурлаттан да аның оныклары һәм оныкчыклары барып кайтты.

Гадәттә, архив – үткәннәрнең көзгесе генә түгел, ә киләчәк тә әле, диләр, чөнки без киләчәк буынга үз тарихыбызны калдырабыз бит.

15 октябрь Нурлат районы күпфункцияле  үзәге тарихына беренче зур булмаган юбилей көне булып кереп калачак: бу көнне аларга 5 ел тула. 2009 елда 3 кешедән башланган коллектив хәзер 11 кешене берләштерә һәм 120 төрдә муниципаль  һәм дәүләти хезмәт күрсәтә.

14
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Акцияне “СаМоСтоятельные дети” наркотикларга каршы проектының “Экстрим”  отряды активистлары шәһәрнең 8нче урта мәктәбе укучылары белән бергә үткәрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International