Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
ТАРИХИ ХӘЗИНӘ САКЧЫЛАРЫ
2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
Гадәттә, архив – үткәннәрнең көзгесе генә түгел, ә киләчәк тә әле, диләр, чөнки без киләчәк буынга үз тарихыбызны калдырабыз бит.
БЕЗ дөньяга гражданлык торышы актлары кенәгәсендә берничә юл яздырып калдыру өчен генә килмибез. Кеше күңеленә ятышлы шөгыль табар, гаилә корыр, киләчәк буынга гомер бирер өчен, икмәк үстерер, йортлар, фабрика-заводлар төзер өчен, үзеннән соң матди муллык һәм рухи хәзинә калдырыр өчен туа. Ә менә кешелек тормышының документаль истәлеген күп гасырлар дәвамында архивлар җыя һәм саклый, беренче карашка, аларның эшләре әлләни сизелми дә үзе, әмма бу хезмәт киләчәккә йөз тотып башкарыла. Чөнки нәкъ менә киләчәк буыннар, үткәннәрне өйрәнгәндә, документаль дәлилләргә мөрәҗәгать итә бит. Район башкарма комитеты архив бүлегенең эше беренче карашка гына сүлпән һәм бары тик документаль мирасны саклауга гына корылган кебек. Ә бу хезмәт үзе бик тә саллы. Бүлек начальнигы Гөлзидә Садыйкова әйтүенчә, аларда 29816 берәмлек документ саклана, алар 189 фондка берләштерелгән. Һәм бу статистик тарихи реликвия генә түгел. Аларның барысы да кирәкле. Биредә оешмаларның ликвидацияләнүе процессларын күздә тоту, бетерелгән оешмаларга шәхси состав буенча документларга экспертиза ясау һәм аларны эшкәртүдә ярдәм итү кебек бурычларны башкарырга сәләтле профессиональ коллектив тупланган. Эшләре шактый күләмле булуга да карамастан, архив хезмәткәрләре мөрәҗәгать иткән һәр кешегә ярдәм итәргә тырышалар, чөнки кешеләрнең уңышлары үзләренең эшләренә дә бәйле икәнлекләрен аңлыйлар. Агымдагы елда гына аларга 1926 сорату кергән, 1596 кеше социаль-хокукый, 330ы тематик белешмәләр алганнар. Нурлатлыларга уңай булсын өчен, кабул итү көннәренә туры килмәгәндә, архивка заявкаларны Күпфункцияле үзәктә калдырырга була. Быел бүлек ликвидацияләнгән оешмаларның документларын кабул иткән. Алар арасында Нурлат ликер-аракы заводы бар. Һәм хәзер шәһәр тарихындагы әлеге сәхифәләр мәңгелеккә Нурлат елъязмасында урын алачак. АРХИВЧЫЛАРНЫҢ эше үткәннәргә генә түгел, киләчәккә дә юнәлтелгәнлеген аларның Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча колачлы эшләр алып баруыннан да аңларга була. Гөлзидә Садыйкова, бүлек белгече Лилия Гомәрова белән берлектә, документлар һәм җирле авторларның китапларыннан тематик күргәзмәләр әзерлиләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәреннән документлар җыялар; архивларны Җиңү көнен бәйрәм итүгә кагылышлы фотодокументлар белән тулыландыралар; район чараларында катнашалар, сугыш ветераннарының соратуларын чираттан тыш башкаралар. Архив коллективы да, аның җиткәчесе дә – я шьләр. Гөлзидә Наилевна кыска вакыт эчендә үтә дә үзенчәлекле, аерым әзерлек таләп итүче эшчәнлекнең нечкәлекләренә төшенә алган. Ә бит аңа архив эшенең барлык нечкәлекләрен төшенүдән тыш, предприятиеләрдә документлар белән эш итүчеләр, аларны саклау өчен архивка тапшыруга әзерләүчеләр белән дә элемтәләр көйләргә туры килгән. Әйдәгез, бераз уйланыйк әле, сезнең башыгызга да бу архивлар нигә кирәк соң, дигән сорау килгәләгәндер, мөгаен. Бер карасаң, болар бернинди дә тарихи хәзинә түгел, бары тик папкалар һәм документлар белән тутырылган киштәләр генә сыман. Ә менә кирәкле документны вакытында таба алмасаң, пенсия алуда яисә җир теркәүдә никадәр күңелсезлекләр килеп чыгар иде. НУРЛАТ архивчылары иң матур һөнәри традицияләрне саклауны үзләренең бурычлары дип саныйлар. Ә архив традицияләргә бай, чөнки ул 1930 елда ук төзелә һәм шәһәр белән бергә үсә. Беренче архивариус Надежда Прохорова, мөдир Елизавета Бобкова, бу һөнәргә чирек гасыр гомерен багышлаган Вера Белованың исемнәре бүлек тарихының аерым мактаулы бүлегенә кертелгән. Әлеге һөнәрмәннәр архив эшенә тугрылыклары, документаль-тарихи мирасны саклауда югары җаваплылыклары белән аерылып торганнар. Яшь белгечләр дә кешелек тарихын саклаучы дигән мактаулы статуска тап төшермәскә тырышалар. Биредә шәһәр һәм районның тарихын тасвирлаучы документаль материалны әнә шулай, бөртекләп җыялар. Бәлкем, әлеге материалларның бүгеннән үк кирәге дә чыкмас һәм алтын бәрабәренә дә тиңләшмәстер алар. Әмма һәр документның үз сәгате барыбер сугачак һәм ул чагында инде алар чын хәзинәгә тиң булачак.
ФАКТЛАР
• 2012 елдан «Дуслык»ның барлык төпләмәләре район архивына саклауга тапшырылды. Районның елъязмасына ихтыяҗ зур, һәм кешеләр газеталарны караштырырга еш киләләр.
• Архивтагы иң төп фондларның берсе – Нурлатның мактаулы гражданины Исаак Сандлер фонды. Ул саклауга Нурлат тарихын чагылдыручы документлар тапшырган. Алардан күп кызыклы нәрсәләр белергә була. Мисал өчен, 1930 елларда район үзәгендә биш меңләп кеше яшәгән. Бу электр станциясе, мәктәп, икмәк пекарнясы, суд, прокуратура, милиция биналары төзелү чоры була, суүткәргеч трасса салына. Кыскасы, бу еллар – Нурлатның беренче төзекләндерү шәрехләре алган чоры.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
«Грани» мәдәни-ял үзәгендә «Ил чиген саклаганда. Чоры: Әфган конфликты» мобиль музей-күргәзмәсе эшли башлады
Нурлатка кадәр республиканың якынча 20 районында булырга өлгергән экспозиция 25 апрельгә кадәр эшлиячәк
2026 елның 21 апреленә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Сишәмбе, 21 апрельдә, Нурлатта һава торышы болытлы булачак
Халыкара дәрәҗә. 200 катнашучы. Һәм син аларның берсе була аласың!
Танышыгыз: Президент академиясенең XIV Халыкара җәйге кампусы
Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгы медаленә лаек булды
Шәһәрдәшебез Идрис Кәримов Россия Эчке эшләр министрлыгының өч ветераны арасында «Ветераннар хәрәкәтен үстерүгә ярдәм һәм өлеш керткән өчен» медале белән бүләкләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз