ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
18 ОКТЯБРЬДӘ НУРЛАТТА ШӘҺӘРНЕҢ 105 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНГАН ЗУР БӘЙРӘМ КӨТЕЛӘ
Иртәгә, 15 октябрьдә, ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Мисбахович Салихов Нурлат шәһәрендә һәм муниципаль районында яшәүче сайлаучылар өчен чираттагы кабул итү үткәрәчәк. Кабул итү 14.00да Нурлат шәһәре, Совет урамының 100че йортында узачак.
Район хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга кую бара. Шул көннәрдә  составында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм Гостехнадзор белгечләре булган комиссия хуҗалыкларның техниканы саклауга куюының әзерлегенә бәя бирәчәк. Бу темага районда октябрь азагында зона семинар-киңәшмәсе үткәрү дә планлаштырыла.  
  
“Казан” агросәнәгать паркында узган мәгариф ярминкәсеннән нурлатлылар ТР мәгариф һәм Фән министры Энгель Фәттахов һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов имзалаган Рәхмәт хаты белән кайттылар. Нурлатлылар ярминкәсе оригинальлеге белән аерылып торган.
Дүшәмбедән Ислам мәдәни-яшьләр үзәгендә кичке укулар башланды. Курсларда укуларны район мөхтәсибе урынбасары Абдулла хәзрәт Мортазин һәм Ирек хәзрәт Сәйфуллин алып бара. Дини программа 3 елга сузылачак, соңыннан укулар узу турында документ биреләчәк. Ә бер атна элек биредә үк өлкәннәр өчен дә көндезге бүлектә укулар башланган.

Шимбә көнне ТРның Нурлат районы суды коллективы  “Фемида – в содружестве муз” I республика үзешчән сәнгать конкурсының Лаешта узган  зона этабында катнашты. Биредә нурлатлыларның триосы “Оригиналь жанр” номинациясендә 1нче урын алды. Конкурс нәтиҗәләре буенча, Нурлат районы судына лауреат дипломы тапшырлды. Декабрьдә җиңүче трио конкурсның Казанда үтәчәк финал өлешендә катнашачак. 


Экспозиция заллары буйлап түләүсез экскурсияләр  Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музееннан Шәһәр көненә бәйрәм бүләге булачак. 

Нурлатның балалар китапханәсе хезмәткәрләре электрон тәкъдир итү республика конкурсы кысаларында җирле авторларның иҗади мирасын өйрәнәләр.

Нурлат муниципаль районының күпфункцияле үзәгенең “Иң яхшы күпфункцияле үзәк” Бөтенроссия конкурсының республика этабында катнашуы турында хәбәр иткән идек инде. Конкурсның нәтиҗәләре  сөенечле булып чыкты: Нурлат КФҮсе  икенче урынны яулаган.


13
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Җомга көнне “Нурлат” ТРКсы телевизор караучыларга шәһәребезнең 105 елллыгына багышланган “ Город, в котором хочется жить” дигән фильм тәкъдим итә. Нурлатның үсеш тарихы һәм бүгенгесе турында сөйләүче бер сәгатьтән артыклык  фильм 20.00 сәг.тә башланачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International