105: бәхетле сан

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре төбәк музеендагы экспонатлар кенәгәсендә 105нче номер белән чыра аслыгы (светец) билгеләнгән. Аны 2003 елның 30 маенда китергән булганнар. Чыра аслыгы “Археология һәм этнография” залындагы витринага куелган. Бу экспонатны музейга Камышлы-Михайловкадан Родион Федоров тапшырган. Родион аны бакча казыганда тапкан булган. 
Чыра аслыгы крестьян тормышында иң кирәкле нәрсәләрнең берсе булган. Бу гади җайланма чүкеп эшләнгән, өч япьле, аның япьләренә яндырылучы чыра куя торган булганнар. Көнкюрештә чыра аслыгы 1917 елга, революциягә кадәр кулланылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International