Укучылар алкогольгә каршы йөгерешкә чыкты

2014 елның 14 октябре, сишәмбе
Акцияне “СаМоСтоятельные дети” наркотикларга каршы проектының “Экстрим”  отряды активистлары шәһәрнең 8нче урта мәктәбе укучылары белән бергә үткәрде. 
Йөзгә якын  мәктәп укучысы  сәламәт яшәү рәвеше темасына чыгарылган буклетлар белән тимер юлчылар бистәсендә 1 километр араны йөгереп уздылар. Ә аннан  кешеләр белән аралаштылар. Тәмәке тарту, аракы эчүнең зыяны турында сөйләделәр, шигырьләр укыдылар.  Шунда ук бер генә көн булса да тәмәке һәм хәмердән баш тарту буенча контракт та “төзеделәр”.
– Максатыбыз – нурлатлыларны сәламәт яшәүгә тарту, - ди отряд җитәкчесе Роза Сафина. -  Әгәр безнең көч белән шәһәрдә бер генә гаилә хәмердән баш тартып, туры юлга баса икән, димәк тырышлыгыбыз юкка булмаган. Ә бүгенге йөгерешкә республика күләмендә уздырыла һәм без дә аңа кушылырга булдык.
Отряд  оешканнан бирле, өч ел эчендә аның активистлары шәһәрдә төрле темаларга бик күп акцияләр үткәрделәр. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау белән бергә, игелекле гамәлләр дә башкарып торалар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International