Нурлат укучылары шәһәр юбилеенда флешмоб күрсәтәчәкләр

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
Шәһәрнең 105 еллык юбилеена район мәгариф учреждениеләре үз бүләген ясаячак: алар бәйрәмгә тантаналы парад әзерләгәннәр.
Район мәгариф учреждениеләреннән педагоглар һәм укучылар – җәмгысе 1000гә якын кеше  катнашачак бу чарада. Моннан тыш, шәһәр мәктәпләре укучылары тамашачыларны үзенчәлекле флешмоб белән дә сөендермәкче.
– Уку елы башыннан мәгариф учреждениеләрендә шәһәребез юбилеена багышланган чаралар үткәрә башладык, - ди балалар иҗаты үзәге директоры Галина Мельникова. – Алар арасында тарихи темага багышланган сыйныф сәгатьләре, иншалар, фото һәм рәсем конкурслары бар. Бер үк вакытта балалар иҗаты үзәгенә йөрүче укучылар юбилейга дип  махсус “Нурлат – осталар шәһәрчеге” дип аталган күргәзмәгә үз эшләрен әзерләделәр.  Болар – шәһәргә багышланган чәчәкләр күргәзмәсе, декоратив-гамәли иҗат һәм фәнни-техник иҗат эшләре. Бәйрәм программасына кертелгән балалар җыры фестивале дә яраткан шәһәребезгә багышлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International