Йомгаклау планеркасы үтте

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе

Ел дәвамында 15 гомумшәһәр планеркасы үткән, анда 37 мәсьәлә каралган, шулар буенча 189 поручение бирелгән. Бүген, 29 декабрьдә үткән йомгаклау планеркасында район советы аппараты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Венера Гомәрова шундый саннар китерде. Планеркада каралган актуаль сорауларның үтәлеше район башлыгы Равил Кузюров контролендә, аның нәтиҗәлелеге саннарда күрсәтелде.

Бүгенге  сөйләшүдә керемнәрне легальләштерү һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләре буенча тармакара комиссия эше турында район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Рәзинә Хисаметдинова чыгыш ясады. Район башлыгы Равил Кузюров ситуацияне тулырак ачу өчен һәр оешма-предприятиедә мониторинг үткәрергә күрсәтмә бирде. Авыл җирлекләрендә гражданнардан самооблажение җыюның мөһимлеге һәм аны куллану тәҗрибәсе турында Якушкино авыл җирлеге башлыгы Хасыйбулла Хәмидуллин сөйләде. Район башлыгы авыл җирлекләрендә бу уңайдан референдумны гыйнвар-февраль айларында үткәреп бетерергә, дигән бурыч куйды. Равил Әфраимович елга кыскача йомгак ясап, яңа ел каникулларын хәвеф-хәтәрсез үткәрү өчен службаларның көйле эшен тәэмин итү зарурлыгын тагы бер кат искәртеп үтте.

– Яңа елга бурычлар җитди, һәрберебездән нәтиҗәле хезмәт таләп ителәчәк,–дип катнашучыларга уңышлар, исәнлек теләде.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International